События и новости
9 мая
2024-07-25 15:42
Кичүчат авылы урта мәктәбендә солдат белән бик җылы очрашу узды. Ильясов Рәмис абыйлары балаларга батырлык төшенчәләрен аңлатты, курыкмыйча Ватанны сакларга кирәклеген сөйләде. Очрашуда авыл башлыгы Шайхутдинов Равиль абыйлары туган җирне яратырга кирәклеген ассызыклады. Ветераннар оешмасы җитәкчесе Каюмова Халисә апалары ветераннарның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыкларын гел истә тотып, әби-бабайларның истәлекләрен сакларга чакырды. Укучы балалар кунакларга бик матур итеп концерт номерлары әзерләгәннәр. Ялга кайткан батыр солдат абыйларына бик күп сораулар биреп сөендерделәр, истәлеккә бүләкләр дә әзерләгәннәр. Очрашуны әзерләгән мәктәп җитәкчесе
Наркас Талипова
Нәркәс Мукатдасовнага һәм аның кул астында эшли торган укытучыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бик кызыклы, эчтәлекле очрашу әзерләнгән иде. Соңыннан кунаклар мәктәп музее белән таныштылар, фикер алыштылар.
Шарипова Резеда Башировна