События и новости
Сабантуй в Чеченской республике , в г.Грозный
2024-08-10 23:00
Новости
Музей кунаклары
Грозный шәһәрендә узган Сабан туе бәйрәмендә Р.Фәхреддин мемориаль музее хезмәткәрләре актив каинаштылар. Сабантуйны "Татар утары" белән бизәү бик күркәм килеп чыкты. "Гыйлем йорты", "Гаилә учагы йорты", "Чәй йорты", "Бавырсак йорты" дип аталган дүрт йорт та халыкның күңеленә хуш килде. "Гыйлем йорты" эчендә мәдрәсәләр тарихы, гыйлем үзәге булган Бохара шәһәре, күренкле галимнәребез Ш. Мәрҗәни, Г. Баруди, Ризаэддин Фәхреддин турында, безнең чордашларыбыз Мөфти ТәлгатьТажетдин, Әхмәт Кадыйров, Равил Гайнетдин кебек танылган дин әһелләое турында мәгьлүматләр ишетергә мөмкин иде. Аларның үзара бәйләнешләре турында музей директорры Диләрә Гыймранова сөйләде. Чечня республикасының районнарыннан бик күп татар кешеләре дә килеп күңел ачтылар, китаплар, күчтәнәчләр алып киттеләр.
Всемирный конгресс татар
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Шайхразиев Васил Габделгаязович музей хезмәткәрләренең эшен югары бәяләп рәхмәт белдерде.
Шарипова Резеда Башировна